Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Китапханәчеләр-садә күңелле затлар

Хөрмәтле китапханәчеләр! 27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.Китапханәче hэнэренэ чын мәгънәсендә гашыйк булсаң гына кыен да, мавыктыргыч та булган бу эштә озак еллар эшли аласың. Үз һөнәрен гомере буе яратып эшләүче, үзлегеннән даими рәвештә белмен күтәрүче, иҗади эшендә туган каршылыклар алдында каушап калмыйча, көрәшә белүче китапханәче өчен укучыларны китапны яратырга өйрәтү, чәчләргә чал кергәч булса да, аларның рәхмәтен ишетеп, аралашып яшәү үзе бер бәхет.

 Китапханәченең эше күпкырлы, ә ышанычы бер. Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта да үз урынын дөрес билгели. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Шуңа күрә балаларны экскурсияләргә чакырабыз, аларның янына төрле мероприятияләр, библиографик дәресләр үткәрергә киләбез. Яңа кайткан китаплар белән таныштырабыз.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул – халык хәтере.

Районыбызның барлык китапханә хезмәт­кәрлә­ренә һәм китап сөючеләргә яңа казанышлар, уңышлы проектлар һәм идеяләр, сәламәтлек һәм иминлек телим.

Китапханәче. Таһир Шәмсуаров

Көнаралаш китап ала торгач
Эчтәлеген миннән сөйләттең.
Матди байлык көнлек икәнлекне
Шул китаплар аша өйрәттең.


Китап кайта кеше күңеленә,
“Алмачуар” кайта, “Таңбатыр”.
Әйбәт әсәр сине җибәрми ул,
Аны укый-укый таң атыр.


Китап кайта, кайта китмәскә дип,
Гафу ит син мине, интернет.
Ипләп битен ачып, рәхәтләнеп
Укуларга берни җитми бит!


Әкияте, шигырьләре белән
Онытылмый алтын балачак.
Китап биргән тиңсез рухи мирас
Мәңгелеккә синдә калачак!


Сиңа нинди китап кирәклеген
Күзләреңнән синең укучы.
Тукай телен биргән остазыбыз
Һәр кеше дә синең укучы!


Кичәгедәй кулга китап тотып
Янәшәдән безнең ул барыр.
Син матурлык бирдең, ә дөньяны
Тик матурлык беләм, коткарыр!..