Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Мәгълүмат сәгате "Каникулда- яңа китап"

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Иске Кади авылы китапханәсендә укучылары өчен,"Каникулда яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.Әлеге кичәгә балалар әниләре белән килгәннәр иде. Яңа китаплар белән таныштырып,шигырьләр,әкиятләр кычкырып укылды. Ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар.