Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Вечер-портрет "Туган ягым рәссамнары"

Иске Кади авылы китапханәсендә “Хуҗабикә” клубына йөрүче хатын-кызлар белән, “Туган ягым рәссамнары” ,рәссам  Кәнәфи Нәфыйковка 80 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Бу кичәдә рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру оештырылды. Кәнәфи Нәфыйковның тарихи портретлар өлкәсендә аерым казанышка ирешүе,татар халкының тарихын  тукымага күчерүе, аеруча  Болгар тарихи музеенда аның ясаган рәсемнәр галериясе аерым урын алып торуы турында горурланып фикер алыштык.Китапханәдә Кәнәфи Нәфыйковның иҗатына багышлап ясалган фотоальбомын карадык. Кичә күңелебездә матур тәэсирләр калдырды.