Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби берләшмә утырышы "Бәетләрдә-җан авазы"

Иске Кади авылы китапханәсендә "Авылымның күңел җәүһәрләре" исеме белән әдәби берләшмә эшли. Китапханәдә әдәби берләшмәгә йөрүче китап укучыларым белән "Бәетләрдә-җан авазы" дигән кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Роза Киямова әнисе Фәһимә апа язган бәетләрне һәм үзе язган шигырьләрне укыды, Госман Мортазин "Кади бәетен" тәкъдим итте. Рузилә Моктасимова үзе язган шигырьләрне укыды.Кичәнең икенче өлешендә  видеоязмада авылдашларыбыз: Рәисә апа Зарифуллина, Асия апа Зарипованың бәетләрен карау-тыңлау оештырылды.Үзебезнең авылыбызга гына хас булган фольклор турында альбомнар белән таныштык һәм фикер алыштык. Киләсе утырышка авылдаш язучыбыз Галия апа Сафиуллинаны чакырырга дигән тәкъдим ителде.