Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Балага исем кушу тантанасы

Балага исем кушу – күңелле һәм истә кала торган вакыйга. Шул ук вакытта зур җаваплылык та таләп итә. Борынгы ышанулар буенча исем – яшәү туграсы, гомер тамгасы да.  «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе авылыбызның Камаловлар гаиләсендә өченче бала булып туган энҗе бөртеге кызлары Зиләгә исем кушу тантанасында катнашты.

 

Исем кушу мәҗлесендә әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары катнашты. Исем кушканда баланың аякларын кыйблага таба сузып, мендәргә чалкан яткырдылар. Аннан соң азан әйтеп, баланың уң колагына әкрен генә: «Синең исемең Зилә», – дип, исемен өч мәртәбә кабатладылар. Баланың сул ягына чыгып, камәт укыгач, тагын колагына өч тапкыр исеме әйтелде. Ахырдан балага иман, иминлек, тәүфыйк, хәерле, бәрәкәтле гомер теләп, дога кылынды.