Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Чирмешән районының Казандагы Якташлар очрашуы

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән районының Казандагы якташлар җәмгыяте тантаналы рәвештә 25 еллыгын билгеләп узды. Якташлар очрашуы Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган истәлекләр китабын тәкъдим итү чарасыннан соң башланып китте. Анда Чирмешәннең күренекле шәхесләре, шулай ук әлеге төбәк вәкилләре җыелды.

Очрашу театр фойесында Чирмешән суыннан кайнатылган чәй табыны янында башланып китте.Үзәк китапханә хезмәткәрләре биредә Чирмешән авылларына багышланган һәм Чирмешән каләм әһелләре тарафынан язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте. Соңгы 15 елда Чирмешән авылларына багышланган җәмгысе 20 дән артык басма дөнья күрде.