Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Көз бәйрәме "Көзге матур бер көндә"

Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта Гөлбакча  балалар бакчасында “ Көзге  матур бер көндә“  исеме белән  Көз бәйрәме  үткәрелде.Китапханәче Рушания апалары Көз кызы булып кунакка килгән иде. Балалар  көзге уңыштан күргәзмә әзерләнгәннәр. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, уеннар,әти-әниләргә дә табышмаклар әйтешү белән  бергә үрелеп барды. “Бәйрәм балаларны уңышның кадерен белергә, яшелчәләр турында белемнәрен арттырырга ярдәм итте”,- ди тәрбияче  Мәдинә  апалары.