Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Новогодние представление "В царстве Дедушки Мороза"

Һәр бала өчен Яңа ел - иң тылсымлы, күңелле бәйрәм. Авылыбызның "Гөлбакча" балалар бакчасында Чыршы бәйрәме гөрләп узды. Әлеге бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары да катнаштылар.
Залда матур итеп бизәлгән чыршы каршы алды балаларны. Тәрбияче Мәдинә апалары һәм авыл китапханәчесе Рушания апалары балалар белән төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр. Килгән кунаклар белән дә уеннар оештырылды. Кече тәрбияче Айгөл апалары белән балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм ел символы аҗдаһа рәсемен ясадылар.
Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар Кызы килеп кергәч,чара тагын да җанланып китте. Балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Зал аларның шат көлүләреннән яңгырап торды. Һәрберсе, булдыра алганча, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кар Кызы белән бергә "Кар җыю"уенын уйнадылар. Ахырдан Кыш бабай балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.