Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Очрашу кичәсе "Бер күрешү-үзе бер гомер"

Күптән түгел Иске Кади авылы китапханәсендә "Безнең Чирмешән" газетасы журналистлары белән очрашу булды. Әлеге очрашу турында " Безнең Чирмешән " газетасы редакторы Кадыйр Гомәровның язмасын тәкьдим итәбез.
"Бу авылга кайчан барсак та язмаларыбызга кызыклы, үзенчәлекле геройлар табабыз. Булдыклы, һөнәрле, талантлы Иске Кади халкы белән һәр очрашу истә кала.
Бүген искекадилылар янына башкачарак форматта очрашырга дип бардык. Авыл мәдәният йорты китапханәсендә узган әлеге чарада район газетасы редакциясе журналистлары Марат Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова, Илсөяр Гайнетдинова һәм газета укучылар бик тиз уртак тел таптылар.
– Редакция миңа бик якын, - ди Роза Кыямова. –Якты Тауда яшәгән әнием Фәһимә Әмирханова газетаның актив хәбәрчесе иде. Үзем дә “Безнең Чирмешән”не бик яратам, аңа язылмый калганыбыз юк. Газетада район тормышы хакында яңалыклар күп.
– Кышын Казанда, җәйге вакытта Иске Кадида торам, - ди пенсионерка Тәнзилә Зиннәтуллина. –Очрашуга, сезне күрергә махсус килдем. Китапларыгыз да бар икән, “Суслонгер” дигәнен алдым әле, укырга яратам.
Очрашу вакытында, матбугатка язылу барышы белән дә кызыксындык. Бу эштә хат ташучылар мөмкин булганны башкаралар, әмма элемтә бүлекчәсе инде байтак вакыт җитәкчесез икән, бу җаваплы хезмәткә алынучы юк.
Ни генә булса да, күпчелек район газетасына язылган да. Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, якташлары, район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов якыннарына – өч кешегә подписка бүләк иткән. Авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов, шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен – Минәсфия Гыйматдинова һәм Ландыш Зарипованы район газетасына яздырып сөендергәннәр.
Авыл эчендә юлларның начарлыгы хакында да сүз булды. Ә чиста су проблемасы юк, диделәр. Моннан 10 еллар элек су җитмәүдән интеккәннәрен ул чакта Чирмешән телевидениесе дә күрсәткән. Бу видеоязманы кабат карадык. Колхозда эш гөрләп торган чор мизгелләре дә безнең архив материалларында саклана. Иске Кадидагы газета укучыларга алар да бик ошады, хәтер яңарды.
Журналистлар газета чыгару, социаль челтәрләрдә эшләү нечкәлекләре, осталык серләре, массакүләм мәгълүмат чараларына таләпләр хакында да сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-Халык әйбәт бездә, төрле чараларда актив катнашучылар дистәләп, - ди китапханәче Рушания Гыйрфанова. –Бу көннәрдә районда үтүче фестивальдә чыгыш ясарга әзерләнәбез, үзешчәннәребез репетицияләргә еш җыела.
Берничә җырны без дә ишеттек. Бала вакытларында ук кулларына гармун, баян алган Оркыя Нуретдинова, Ирек Әһлиуллин бүген дә осталыкларын күрсәттеләр. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов та очрашуда катнашучыларны баянда уйнап җилкендерде.
- Эшегез гел көйле барсын, газетаны үз итәбез, язмаларыгызны яратып укыйбыз. Анда еш кына безнең таныш-белеш, якташлар турында язуыгыз өчен дә рәхмәт, - диде ул.
Сүз уңаеннан. Бу очрашуга да төрле елларда чыккан газетаның төпләнмәләрен, кесә форматындагы китаплар, газета-журналлар алып бардык. Шөкер, алар белән кызыксынучылар, кирәксенүчеләр булды".