Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Бирнә карау йоласы

Татар мәдәнияты атналыгы кысаларында Иске Кади авылы мәдәният йортында үткән "Татар халкының милли йолалары һәм гореф-гадәтләре" кичәсе ."Бирнә карау йоласы".

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Иске Кади авыл мәдәният йортында,китапханә белән берлектә, "Асыльяр"фольклор коллективы ярдәмендә, бирнә карау йоласы" күрсәтелде.
Кияүгә чыгачак кызга бирнә әзерләү борынгыдан бүгенгәчә сакланып калган йола.Әбиләребез чорында кызлар бирнәгә дип кызыл башлы сөлге-тастымаллар сукса, чигүле ашъяулыклар, аяк чолгаулары ише бүләкләр әзерләсә, әниләр чорында инде чаршаулар тегү, өстәл япмасы, карават япмасы кырлары чигү модада була. Соңгы елларда бирнәгә тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр дә әзерләнде.