Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

КВН - 2023 зональный этап

Кичә Иске Кади авылы мәдәният йортында КВНның беренче зона этабы булды. Бирегә Иске Кади, Иске Котыш, Ульяновка, Яңа Кади, Яңа Элмәле авыл җирлекләреннән командалар катнашты. Мәртәбәле жюри аларның чыгышларына бәя бирде. Жюри составында безнең авылдан актив блогер Закиров Равил Ислам улы катнашты. Командалар бик матур әзерләнгәннәр, ике сәгать артык безнең сәхнәдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, безнең " Кади коткаручылары" җиңү яулады һәм районга финалга узды. Авылдашлар исеменнән котлыйбыз һәм яңадан- яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!