Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Уен-тамаша "Искечә Яңа ел могҗизасы"

Авыл мәдәният йорты искечә Яңа елны каршылау өчен искекадилыларны кабат үзенә җыйды.
Чараның программасы бик күңелле һәм бай иде. Матур җырлар , дәртле биюләр , мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган чарада катнашучылар бүләкләрсез дә калмады.
Бу кичне гөрләп үтте бәйрәм. Халык барлык булган мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте. Чара ахырында да авылдашлар таралырга ашыкмады.
Күркәм бәйрәмгә җыелган халык шат, күтәренке күңел, онытылмас тәэсирләр һәм бүләкләр алып таралышты.
Илләребез тыныч, көннәребез аяз, елларыбыз имин булсын!