Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби берләшмә утырышы "Авылымның иҗат чишмәләре"

Авыл китапханәләрендә бәя биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда – аң-белем, акыл тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын бәясен, кадерен аңлар өчен аны укырга, әдәби әсәргә анализ ясарга кирәк. Китапханәдә әдәби берләшмәгә йөрүче китап укучылар белән авылдаш язучыларның яңа иҗат ителгән әсәрләре белән таныштыру, фикер алышу оештырылды.