Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әниләр бәйрәме "Йөрәк җылым сиңа, әнием"

"Гөлбакча " балалар бакчасында Әниләр бәйрәменә багышланган чара булып узды. Балалар бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнде. Әниләренә бүләккә үзләренең кул эшләрен әзерләделәр. Бәйрәм чарасын тәрбияче Мәдинә апалары бик матур башлап җибәрде. Балалар әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, биеп күрсәттеләр, җырлар җырладылар. Авыл китапханәчесе Рушания Гирфанова әниләр белән "көчле звено" дигән уен оештырды, әниләр киселгән открытка җыйдылар, бишек җырлары башкардылар.Нәниләргә күчтәнәчләр өләшенде.
Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте. Һәрвакыт шулай әниләребезне шундый чаралар белән сөендереп торыйк. Һәрбер анага да балаларының уңышларына куанып, озын гомер кичерергә язсын.