Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Уңыш бәйрәме "Көз! Көз! әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?

"Гөлбакча" нәниләре белән көз көне үткәрелә торган уңыш бәйрәмен оештырдык. Тәрбияче Мәдинә апалары белән бергәләп балалар "көз " кызы Зөлфирә апаларын каршы алдылар.Көз кызына шигырьләр сөйләделәр, яфраклар белән биеделәр, уеннар уйнадылар. Китапханәче Рушания апалары белән көз билгеләрен искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Нәниләр өчен "Көзге матур бер көндә" дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция ясалды. Көз кызы һәм әниләр күчтәнәчләр тараттылар."Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән бик күңелле үтте. Килгән кунаклар да, балалар да бик канәгать булдылар.