Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Очрашу кичәсе "Әнкәй йөрәге- солдат күңеле "

29 сентябрьдә Чирмешәннән бер төркем ир-егетләрне – мобизацияләнүчеләрне җыелу пунктына Казанга озаттылар.
15 октябрь көнне Иске Кади авылы китапханәсендә "Хуҗабикә " клубына йөрүче хатын- кызларыбыз белән "Әнкәй йөрәге- солдат күңеле " дип исемләгән кичәгә уллары бүгенге көндә өлешчә хәрби мобилизациядә булган Минәсфия апа чакырулы иде.
«Мине чакырган өчен, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен, бик зур рәхмәт сезгә», - диде Минәсфия апа.
Әйе, Ана йөрәге баласы белән күзгә күренми торган җепләр белән бәйләнгән. Ә без аларга сабырлык, күңел тынычлыгы, улларының исән-имин кайтуларын телик!