Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Яңа китапларга күзәтү "Җәйге ял ямьле, яңа китап белән"

Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Авыл китапханәсендә, җәйге каникул чорында, “Китаплы җәй” исемле җәйге уку программасы эшли.Балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, кызыклы уеннар оештырабыз. Шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан балалар да китапханәгә теләп йөриләр.
Чираттагы чара, "Кояшкай" мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышып, әңгәмә оештырылды.