Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби-музыкаль кичә" Тукай- сүнмәс йолдыз ул"

Иске Кади авылы китапханәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнгә багышлап “Тылсымлы Тукай дөньясы”китаплар, газета-журналлар, фотоальбом һәм Тукай әкиятләренә рәсемнәр күргәзмәсе эшли. 26 апрель көнне районда Г.Тукайга багышланган кичәдә Иске Кади авылы китапханәчесе Гирфанова Р. М. С.Сөләйманованың “Сатылмаска” шигыре белән чыгыш ясады . Кичәдә китаплары басылып чыккан авылдаш язучыларыбызның иҗаты белән   электрон презентация ярдәмендә таныштырды.Ул көнне Тукай иҗатын яратып өйрәнүчеләр дә, Тукайга багышлап шигырь иҗат итүчеләр дә чыгыш ясады.  Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.