Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Дини очрашу "Иман нуры иңсен күңелләргә"

Идел буе Болгарстанда ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Иман нуры иңсен күңелләргә" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Кичәбезне мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рузилә Муктасимова ачып җибәрде. Аннан авылыбызның абыстае Валиуллина Рәисә апа Болгар дәүләтендә, ата- бабаларыбызның ислам динен кабул итү тарихы белән таныштырды.
Аннан авылыбызның ак әбиләре, абыстайларыбыз Нәзирә апа Сахапова һәм Мәдинә апа Мухутдиноваларның вәгазье һәм Коръән укуы белән дәвам итте. Авыл китапханәсе мөдире Гирфанова Рушания кунакларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Очрашуга килүчеләр үзләренә әби бабаларыннан мирас булып калган истәлек ядкарләренең тарихлары белән таныштырдылар. Кичәбездә мөнәҗәтләр әйтелде, риваятьләр тыңлап үттек. Кичәбездә авылдашлар, башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Шушындый тәрбияви әһәмияткә ия булган чараларыбызда алга табада дәвамлы булыр дигән теләктә калабыз.