Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Бәйрәм котлавы "9 май-Җиңү көне"

Хөрмәтле китап укучыларым!9 МАЙ-ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. 
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез!
Рәхмәт сезгә,рәхмәт Ветераннар,
Рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
Рәхмәт сезгә,алсу таңнар өчен!
Рәхмәт сезгә,тыныч көн өчен!
Рәхмәт, Сезгә- имин төн өчен!