Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Күргәзмә экспозиция "Сугыш еллары кайтавазы"

Иске Кади авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган " Сугыш еллары кайтавазы"исемле күргәзмә-экспозиция эшли.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар аяусыз сугышта авылдашларыбызның сугышчан юлын чагылдыра.Илебезнең бер генә гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмый үтмәде. Һәр йортның да үз тарихы, анда туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләре, башка ядкарьләре кадерләп саклана.