Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Встреча, вечер- общения "Шәфкатлелек яшәсен йөрәктә"

Китапханәдә,авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, физик яктан мөмкинлекләре чикле һәм яшьли әти-әни назыннан мәхрүм калып, башка гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән          “ Шәфкатлелек яшәсен йөрәктә ” дип исемләнгән  кичә оештырылды. Мондый очрашулар һәркемнең үз сәләтен, һөнәрен күрсәтүе белән дә ямьле. Җыр-биюләр, соклангыч кул эшләре аларның матур күңел дөньясы, тырышлыгы, дөньядан ямь табып яшәве хакында сөйли. Бу кичәне   матур эшләр, күркәм гамәлләр чагылыш тапкан матур әдәбият әсәрләреннән торган “Мәрхәмәтлелек китап киштәләрендә ” дип аталган  китап күргәзмәсе дә бизәде. Китапханә мөдире Рушания Миннахмитовна китап укчыларга китапханә тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде, шигырьләр укыды, матур теләкләр теләде. Кичәдә район инвалидлар җәмгыяте  рәисе Мәдинә Шәфигулловна катнашты.