Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап презентациясе "Туган яктан илһам алып..."

Чирмешән үзәк китапханәсенең "Ассоль" әдәби кафесында "Туган яктан илһам алып..."китап тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә язучы Галия Сафиуллина,  әдәби берләшмәләргә йөрүче китап укучылар, китапханәчеләр, "Ак калфак" татар хатын-кызлары катнашты. "Рухият"нең "Туган яктан илһам алып..."исемле зәвык белән эшләнгән җыентыкны чыгаруы, шушы төбәктә яшәүче ике йөзләп каләм тибрәтүчене кертүе бик зур хезмәт. Шушы җыентыкка безнең авылдан Галия Сафиуллина белән Дания Закированың да иҗат ителгән шигырьләре булуы нур өстенә нур булып тора. Әлеге кичәдә Иске Кади авылы китапханә мөдире Рушания Гыйрфанова да чыгыш ясады, авылдаш язучыларның иҗатлары белән электрон презентация ярдәмендә таныштырды.