Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Экскурсия " Китаплар патшалыгы "

Булатова Сәрия җитәкчелегендәге 1 нче сыйныф укучылары Иске Кади авылы китапханәсендә экскурсиядә булдылар.Укучыларны китапханә һәм андагы күргәзмәләр, яңа китаплар белән таныштырдык, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттык. "Салават күпере" журналы буенча укучылар төрле кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Татар милли бизәкләре турында сөйләдек һәм уеннар уйнадык. Экскурсия бик матур үтте.