Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Уен-сәяхәт "Әкиятләр илендә кунакта"

Иске Кади авылы " Гөлбакча" балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән " Әкиятләр илендә кунакта" дигән уен- сәяхәт оештырылды. Китапханәче Рушания апалары балаларны бик матур, рәсемле, кызыклы әкият китаплары белән таныштырды.Тәрбияче Мәдинә апалары ярдәмендә "Йомры икмәк "рус халык әкиятен өстәл курчак театры персонажлары белән уйнадылар.Әкиятләрне сәхнәләштерү балаларны шатландыра, рольне уйный-уйный, бала әкият дөньясына кереп китә.
Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без әле әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез. Киләчәктә без аларның барысы белән дә танышып чыгарбыз.Дөньялар тыныч, илләр имин булсын.