Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Эко-турнир "Кошлар- безнең дусларыбыз"

Иске Кади авылы китапханәсендә Кошлар көне карата “Кошлар- безнең дусларыбыз” экологик-турнир  үткәрелде . Кичәдә төп катнашучылар 5-6 нче сыйныф укучылары. Турнирның максаты: балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып –белергә өйрәтү,канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык,сак мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.

 Китапханәдә “Кошлар безнең дусларыбыз!”дип исемләнгән кошлар турында китаплар күргәзмәсе эшли.Кошлар рәсемнәре,кошларның файдасы турында язылган плакатлар куелган.Балаларның яз,кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.Экологик турнир да укучылар актив катнаштылар.Кичә бик эчтәлекле, матур үтте.