Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Интеллектуаль бәйге «Туган телем-бәллүр чишмәм»

Иске Кади авылы китапханәсендә, 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан, " Туган телем- бәллүр чишмәм" исеме белән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгебезне авылдаш язучыбыз Галия апа Сафиуллина язган " татар телем минем- газиз телем" шигырен Илсинә Сафина башкаруында тыңлау белән ачып җибәрдек. Бәйгедә катнашучылар татар теле буенча көч сынаштылар. " Мәкальне дәвам ит", "тел чарлау", " логик фикер йөрт", " артык сүзне тап" һ.б уеннарда актив катнаштылар. Кичәдә катнашучыларга презентация дә тәкьдим ителде. Китап укучыларга " Туган телем- иркә гөлем" исемле мәгьлүмат өстәле әзерләнде һәм күзәтү ясалды.