Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Якташлар очрашуы

Кеше олыгайган саен яшьлеген сагына, бу табигый. Алар да, 70нче елларда егетләр-кызлар булып яшь кала, яңа завод төзелешенә килгән якташлар да Чирмешән ягы табигатен, балалык, чирәмдә тәпи йөргән чорны, газиз әниләре пешергән кабартмаларны, бәлешләрне, кич утырган ләззәтле, кабатланмас мизгелләрне һаман күңелләрендә йөртәләр. Әнә сәхнәгә чыкканнарның нәкъ менә Чирмешәнебезгә багышлап язылган җырларны башкарганда кайберәүләрнең күзләренә яшь тула. Мәгънәле сүзнең, мәгънәле җырның көче зур.

Очрашуга кайбер башка районнарның да якташлык җәмгыятьләре вәкилләре килгән. Казаннан, Түбән Камадан да безнекеләр - делегацияләр бар. Күренекле артист Искәндәр Биктаһиров, танылган тележурналист Илдар Кыямов та бәйрәмгә ямь өстәделәр.

-Рәхмәт, якташлар, туган ягыбызны онытмыйсыз, кулдан килгәнчә булышып торасыз, - диде очрашуга килгән кунакларның берсе – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. -Киләчәктә дә аралашып, кунакка йөрешеп яшик. Мондый бәйрәмнәр безнең араларны якынайта. Очрашуны оештыручыларга да рәхмәт. Без бу юлы якташлар җәмгыятенең актив вәкилләренә – Фәнис Нуретдиновка һәм Илшат Харисовка район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр алып килдек.( Безнең Чирмешән сайты)