Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Час информации «На перекрестках периодики»

 Иске Кади авылы китапханәсе 18 төрдә газета- журналлар алдыра.Вакытлы матбугат – массакүләм мәгълүмат чарасы. Хәзерге көндә халкыбыз интернет мөмкинлекләренә карамастан, газета, журналларны яратып укый, аларны өйгә яздыра.
Китапханәбез укучылары даими рәвештә яңа басмаларны укып, дөньяда булган яңалыклар белән танышып баралар. Журналлар үз укучысын таба, берсеннән-берсе гыйбрәтле язмаларны, шигырьләрне, хикәя-повестьларны көтеп алалар.