Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Игелеклелек сәгате " Җылы көтә җирдә һәр йөрәк"

Иске Кади авыл китапханәсе, мәдәният йорты , балалар бакчасы белән берлектә инвалидлар декадасы кысаларында «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» исеме белән мөмкинлекләре чикле биш яшүсмерләребезне , аз гына булса да куандыру, көндәлек тормышларына бер ямь өстәү максаты белән китапханәгә чакырдык. Китапханәдә , инвалид язучыларның китапларыннан “Мәрхәмәтлелек- китап киштәләрендә "” дигән мәгьлүмат өстәле әзерләнде , күзәту ясалды, шигырьләре укылды.
Балалар бакчасы нәниләре шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар, төсле кәгазьдән үзләре ясап килгән эшләнмәләр бүләк иттеләр. Кичәдә авылыбызның инвалидлар җитәкчесе Муртазин Г. М катнашты һәм чыгыш ясады. Мәдәният йорты коллективы театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Кичәдә яшүсмерләр белән уеннар да оештырылды. Нуретдинова Айгөл матур итеп җырлап та күрсәтте. Миначева Илүзә үзе турында ясап килгән презентация күрсәтелде. Кичәбезгә матди ярдәм күрсәткән авыл җирлегенә һәм ике як мәчетебезгә олы рәхмәтебезне юллыйбыз.
– Мин яшәргә килдем! Шушы сүзем
Яңгырап тора бөтен тарафтан.
Ишет язмыш! Ничек сынасан да,
Мин тормышны өзелеп яратам!