Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Тематик кичә "Без СПИДка каршы"

1 нче декабрь- Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Иске Кади гомумбелем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары авыл китапханәсе, ФАП белән берлектә "Без СПИДка каршы" исеме астында тематик кичә уздырылды. Кичәне укытучы Хисматова Гүзәлия әзерләде.Укучыларга наркомания, СПИД кебек афәтләрнең кешелек дөньясы өчен никадәр куркыныч тудыруы турында презентация аша мәгълүмат бирелде, төркемнәрдә тикшерү өчен ситуацион мәсьәләләр тәкъдим ителде. Танышу өчен китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.