Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Уңыш бәйрәме "Көзге муллык"

Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы.
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләре онытылмасын өчен, " Гөлбакча"балалар бакчасында , китапханә, мәдәният йорты белән берлектә “Көзге муллык” уңыш бәйрәме уздырдык.
Нәниләр , тәрбияче Мәдинә апалары белән үзләренең өйрәнгән шигырь, җырлар, биюләр башкардылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Нәниләр бик яратып "Шалкан " әкиятен сәхнәләштерделәр. Китапханәче Рушания апалары белән, табышмакларга җавап эзләделәр, аеруча яшелчәләрне, җиләк- җимешләрне танып белү уены ошады