Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Встреча с писателями "Чаллы язучылары бездә кунакта"

 Иске Кади авылы китапханәсендә, Яр Чаллы шәһәре язучылары белән очрашу оештырылды. Китапханәдә”Яр Чаллы язучылары бездә кунакта” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе ясалды һәм китап укучылар белән күргәзмә янында фикер алышу, әңгәмә үткәрелде.Очрашуда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, әдәби берләшмә вәкилләре, әдәбият укытучылары,урта һәм олы буын китап укучылар катнашты.Бу очрашуны оештыруда авылдаш язучыбыз Фәнис абый Нуретдинов ярдәм итте. Ул Иске Кади авылы тарихын туплауда, язуда, нәшер итүдә ярдәм иткән , күп җырлар, хикәяләр, мәзәкләр авторы.Аның чыгышын китап укучылар җылы кабул иттеләр.

Икенче кунагыбыз Әнвәр ага Шәрипов-әдәбият тарихы галиме, төрки-татар әдәбияты вәкилләре тормышына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди, фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Авыл китапханәсендә, кызганычка каршы, аның язган әсәрләре юк иде, ул безгә китапларын автографы белән бүләк итте.Әнвәр ага китап сөючеләргә үзенең тормыш юлын кыскача бәян итте, иҗаты белән таныштырды, шигырләрен укыды.Китап укучылар аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр, кичә “сорау-җавап”формасында барды.

Әңгәмәбезгә язучы, тәрҗемәче, рус һәм татар телендә иҗат итүче Мансур Сафин кушылды. Ул  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, шигырләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Китап укучылар яраткан язучылары Зифа Кадырова белән очрашуны көтеп алдылар.Утыз елдан артык Яр Чаллы шәһәрендә төзелештә эшләүче Зифа Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам”,”Көтеп узган гомер”,"Синсез килгән язлар", ”Язмыш сынавы”,”Бәхеткә юл кайдан?” китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.Зифа ханыма китап укучылар сораулар бирделәр, әңгәмә гади, эчкерсез төс алды. Зифа ханым китап геройларының уйдырма түгеллеген, тормыштан һәм үзе кичергәннәрдән чыгып иҗат ителгән образлар булуын сөйләде.Кичә дә катнашучылар Зифа ханым китапларын бер утыруда укып чыгуларын, китап геройлары белән бүгенге көндә бәйләнеш булуын сораштылар. 

Иске Кади авылы китапханәсендә  китап сөюче өлкәннәр, урта буын һәм мәктәп укучылар белән тыгыз элемтә дә эш алып барыла. Китапханә каршысында һәр буын китап укучылар белән төрле очрашулар, әдәби берләшмә утырышлары,кичәләр оештырыла. Моның өчен барлык шартлар да бар.Бина җылы. Китап сөючеләр күп. Очрашуыбызның спонсоры Кадрия Камаловага  китап укучылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.