Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Мәгълүмат өстәленә күзәтү "Хәсрәтле еллар авазы"

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шомлы шәхес культы еллары илебез халкы тарихында миллионлаган кешеләрне хаксыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер ул. Шул уңайдан Иске Кади авылы китапханәсендә мәгьлүмат өстәле ясалды һәм китап укучылар белән "Хәсрәтле еллар кайтавазы" дигән күзәтү оештырылды. Китап укучылар репрессиягә эләккән татар язучыларының тормышы, аларның аяныч язмышлары һәм иҗатлары белән таныштылар.