Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Сәламәтлек сәгате "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"

Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар. Алар кеше организмына, тормышына ничек тәэсир итә соң? Кеше бу гадәтләргә акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Алардан баш тартуы авыр. Кеше үзе генә бу сазлыктан чыга алмый, шуңа күрә аңа табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу – төрле начар матдәләрнең организмга эләгеп, матдәләр алмашының аерылгысыз өлешенә әйләнүләре нәтиҗәсе. Организм үзе үк сәламәтлек өчен зыянлы матдәләрне таләп итә башлый.
Үсеп килүче яшь буын белән без бу темага һәрвакыт төрле чаралар уздырып торабыз. Чираттагысы мәктәп укучылары белән ,авыл китапханәсе белән берлектә "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дип исемләнгән зарарлы гадәтләргә тискәре караш турында сәламәтлек сәгате булды. Сәламәтлек сәгатендә без укучылар белән кеше организмына начар йогынты ясаучы факторлар һәм яхшы йогынты ясаучы факторлар турында фикер алыштык. “Юк” сүзен нинди очракларда кулланырга, яңа дуслар барлыкка килгәндә үзеңне ничек тотарга икәнен сөйләштек.