Өмә"Бердәмлектә-көч"
#Экояз2021
Татарстанда 1 апрельдән "ЭКОяз-2021" республика акциясе һәм санитар - экологик икеайлык башланды.
Яз аенда тирә-якны җыештыру буенча өмәләр матур традиция төсен ала . Һәркем эшләгән җирен, үзе яшәгән урыны кебек, пөхтә итәргә тырыша.
Авыл мәдәният йорты коллективы һәм авыл китапханәсе өмәгә актив кушылды. Бина алдын җыештырылып, чүп-чардан арындыру белән бар коллектив мәшгуль булды.