Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап презентациясе "Заһидә"

Чирмешән Үзәк Китапханәсендә авылдаш язучыбыз Галия апа Сафиуллинаның " Заһидә" китабын презентация кичәсе булды. Әлеге чарага язучының туган авылы Иске Кадидан : Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мортазин Госман М. һәм китапханә мөдире Гыйрфанова Рушания катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Автор үзенең автогрфы белән туган авылы китапханәсенә китабы бүләк итте.
Авылдашыбыз Галия Сафиуллина беренче җитди шигырен тормыш иптәшенең 50 яшенә багышлап язган. Аның биш китабы дөнья күрде.Аның сүзләренә язылган җырларны Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара. Алай гына да түгел, ул үзе дә шигырьләренә көй яза, баянда, гармунда уйный.

“Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?” - дигән сорауга Галия Сәлим кызы: “Туган авылыма, туганнарыма, балаларыма, дусларыма булган мәхәббәт”, -диде. Галия апага иҗади уңышлар теләп калабыз.