Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Театрлар атналыгы "Театр яктылыкка, нурга илтә"

Галиәсгар Камал- татар әдәбияты классигы, талантлы драматург,үзенчәлекле шагыйрь.Ул гаять зур иҗади мирас калдырган. 11сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Моксинова җитәкчелегендә, район театрлар фестивалендә катнашу максатыннан,Г.Камалның " Беренче театр" комедиясен сәхнәләштерделәр. Мәдәният йорты белән китапханә хезмәткәрләре сәхнә бизәлешендә, киемнәр табуда, китаплар белән булыштылар.Комедия бик матур уйналды, фотога һәм видеога төшерелде, тамашачылар бик канәгать калдылар.Укучыларга уңышлар теләделәр.