Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби кичә “Дөнья күркәм сезнең белән, кадерле хатын-кызлар!”

Иске Кади авылы китапханәсендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан“Хуҗабикә” хатын-кызлар клубы әгъзалары белән “Дөнья күркәм сезнең белән, кадерле хатын-кызлар!” исемле әдәби кичә үтте. Хатын-кыз — илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди! Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Бөек фикер ияләре, язучылар, шагыйрьләр хатын-кызга үзләренең гимннарын мәңгелеккә калдырганнар! Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Әдәбиятыбызда хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Шагыйрьләребез М.Кәрим, Н.Нәҗми, Р.Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Н,Касыймов, Ә. Сөләймәнов һ.б. бик күпләр хатын-кызларыбызга дан җырлаган. Кичә санап үткән авторларыбызның шигырьләре белән бергә үрелеп барды.