Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Краеведческий клуб"Туган авылым-гомер бишегем"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#туганавылымгомербишегем
#авылымтарихынөйрәнү
#краеведческийклуб
#фотокүргәзмә
#фотолардаавылымтарихы
Иске Кади авылы китапханәсендә " Туган авылым -гомер бишегем" дип исемләнгән һәвәскәрләр клубы эшли. Әлеге клубка йөрүче китап укучылар туган авылыбызга кагылышлы мәгьлүматлар туплау белән шөгелләнә. Күптән түгел Якты Тау авылының хөрмәтле кешесе, озак еллар укытучы, авыл хәбәрчесе, авылыбыз Якты Тауда мәдәният хезмәтен халыкка җиткерүче, китапханәче булып
эшләгән Мухаметшина Фәһимә апаның архивындагы фотоларны кызы Роза белән карап, барлап, фикерләшеп утырдык.