Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Фольклор кичә "Милли киемнәр"

#фолкурок
#этноперемена
#татфолк2021
#народноетворчестводлявсех

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган.
Балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү йөзеннән авылыбызның "ГӨЛБАКЧА" балалар бакчасына йөрүчеләр белән "МИЛЛИ КИЕМНӘР" исеме астында кичә үткәрдек. Балалар милли киемнәр белән якыннан таныштылар,аларны киеп тә карадылар.Аларга бик ошады.