Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби сәяхәт "Татар теле иле буйлап"

Иске Кади авылы китапханәсендә 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Татар теле иле буйлап “ дигән әдәби сәяхәт үтте. Китапханәче Рушания апалары укучыларга татар теле турында сөйләде, китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады.. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрнедә бик җитез чиштеләр.
Шул исәптән “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем”дип исемләнгән туган телгә карата викторина узды.Балалар уеннар уйнап,мәкальләр,әкият һәм табышмаклар сорауларына җавап биреп,тапкырлыкларын сынаштылар.Кичә күңелле үтте.