Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Очрашу кичәсе "Әфганистан- йөрәк ярасы"

#Әфганстан_йөрәк_ярасы
15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 32 ел
15 февраль - интернационалист - сугышчыларны искә алу көне
Иске Кади авылы китапханәсендә авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп укучылары белән берлектә "Әфганистан - йөрәк ярасы" дигән очрашу кичәсе  оештырылды. Тиздән Совет солдатларын Афганистан җиреннән чыгарылуга 32 ел тула. Әлеге кичәгә төп кунак итеп, Әфганистан сугышының ачысын-төчесен татыган авылдашларыбыз:
Камалов Рәис Исмагил улы
Загртдинов Әсхать Исмагил улы
чакырылды. Әдәби кунакханә кунаклары өчен бу очрашу, чын мәгънәсендә, батырлык дәресе булды.Шул сугышның тере шахиты булган авылдашларыбызның чыгышы бүгенге матур тормышның кадерен аңларга ярдәм итте.
Безнең авылдан Афган сугышында катнашучыларны да зур хөрмәт белән искә алдык, алдагы тормышлары бары тик шатлыклы вакыйгалардан гына торсын иде.