Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Яңа ел бәйрәме "Карсылуның туган көне"

Мәктәп, китапханә белән берлектә, 28 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә “Карсылуның туган көне” яңа ел бәйрәме оештырды. Һәр сыйныф Кыш бабайга Яңа елга багышланган  әдәби-музыкаль композиция күрсәтте, уку алдынгыларын  бүләкләделәр һәм костюмнарга призлар бирелде. Китапханәче Гирфанова Р.М. укучыларга яңа елга шигырьләр  белән ярдәм итте һәм “Иң күп китап укучы” балаларны  бүләкләде. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга сәламәтлек,  укуларында уңышлар, тыныч күк йөзе теләп саубуллаштылар. Яңа ел бәйрәме- укучыларның яраткан бәйрәме.