Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Яңа ел тамашасы "Кыш бабайда кунакта"

“Гөлбакча” балалар бакчасы, китапханә белән берлектә, 27 декабрь көнне 10.00 да  “Кыш бабайда кунакта” Яңа ел тамашасы оештырды. Балалар бакчасы нәниләре Кыш бабай белән Кар кызына осталыкларын күрсәттеләр: яңа елга багышланган театральләштерелгән тамаша, шигырьләр, җырлар һ.б. Кыш бабай нәниләр белән биеде, җырлады, күчтәнәчләр өләште.Китапханәче Гирфанова Р.М.  Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий белән ярдәм итте, фотога төшерде һәм  бәйрәмне уздырырга булышты. Бәйрәм бик матур булды.