Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

һөнәр ияләре белән очрашу "Һөнәрләр дөньясында"

23 декабрь көнне китапханә, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары белән "Һөнәрләр дөньясында" исемле очрашу оештырды. Очрашуга төрле һөнәр ияләре чакырылган иде.Кичә барышында укучыларга "Һөнәр сайлау" электрон презентация тәкъдим ителде.Кичәгә чакырылган һөнәр ияләре үзләренең эшләре белән таныштырдылар, укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.Очрашу барыбызга да ошады.