Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Газета-журналларга күзәтү "Матбугат өстәле"

#Вакытлыматбугат
#ИскеКадиавылыкитапханәсе
Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газет- журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Урта яшьтәге хатын-кызларыбыз "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга ", "Безнең Чирмешән ", "Сөембикә ", " газет -журналларны яратып укысалар, өлкән буын күбрәк татар телендә чыгучы "Ватаным Татарстан", "Казан утлары", " Мәйдан", "Гаилә учагы", "Безнең мирас" ны үз итәләр. Ир егетләребез исә , "Чаян", "Татарстан", "Казань" га өстенлек бирәләр. Балалар өчен "Салават күпере","Көмеш кыңгырау", " Ялкын".Хөрмәтле укучылар! Сезнең барыгызны да китапханәбездә көтәбез. Көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атларга киңәш итәбез.