Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Дини бәйрәм "Мәүлид мөбәрәк булсын"

 14 нче декабрь көнне китапханәдә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары,”Әдәби берләшмә”гә йөрүче апалар белән дини бәйрәм “Мәүлид мөбәрәк булсын”үткәрелде.Бу кичәдә кыскача Мәүлид бәйрәменең тарихы белән таныштырылды, аны зурлап тәкбир,салаватлар әйтелде,Коръән сүрәләре укылды, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр,  бәетләр  яңгырады,танылган мөнәҗәт әйтүче Зөһрә Сәхәбиеваның чыгышын тыңлый  алды. Кичәдә катнашучыларга чәй табыны да әзерләнде. Бу кичәгә авылыбызның ике мәчете дә спонсорлык иттеләр.Кичә үзенчә бер йөрәккә рәхәт матур тәэсир калдырды.