Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Поздравление с Днем Татарстана

#100летТАССР
#ИскеКадиавылы
#ИскеКадиавылыкитапханэсе
Хөрмәтле дусларым ! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Бу көн –1990 елның 30 август көне – республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстан Республикасы көннән-көн үсеш алып, Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә үзен күрсәтә алган төбәк. Шунысы куанычлы: кешеләр арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды, иң мөһиме – иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык тантана итә. Әлеге бәйрәмнең дә кыйбласы бердәм һәм имин булып, бәрәкәтле, мул тормышта яшәүгә юнәлгән. Һәр кешенең дә хезмәт куеп ирешкән уңышлары тормышларында чагылыш тапсын. Һәркайсыбыз шаһит: дәүләт программалары республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә зур этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла: спорт мәйданчыклары ачыла. Республика көне уңаеннан котлап, һәркемгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, бәхетле, мул тормышта яшэвегезне телим.