Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Фотовыставка "Авылым тарихы-фотоларда"

#ТАССРга100ел
#ИскеКадиавылы
Хөрмәтле дуслар! Иске Кади авылы китапханәсе 25-29 август көннәрендә "Авылым тарихы-фотоларда" исемле фотовыставка тәкъдим итә.
Ә бу фотографияләр 1976 нчы еллар истәлеге. Чирмешән районы Якты-Тау поселогының хөрмәткә лаеклы интеллигенциясе. Ул елларны авылда фельдшерлык медпункты , башлангыч мәктәп, кибет, китапханә белән клуб гөрләп эшләп торган вакытлар. Фотода 40 елдан артык гомерен кешеләр сәламәтлеген торгызуга багышлаган СССР ның сәламәтлек саклау отличнигы Минсафин Мингаяз абый, аның белән иңгә- иң куеп эшләгән тормыш иптәше Миңлегөл апа, балаларга белем һәм тәрбия бирергә бөтен көчләрен куйган авыл укытучыларыбыз Мухаметшина Фәһимә, Билалова Зәмзәмия апалар, Ахмадуллина Тәслимә һәм Гөлшат апалар, безне үз баласыдай каршы алып озатып калган җыештыручы Рәисә апа...